По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 2 weeks, 6 days ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 4 days, 3 hours ago
Мы рады сообщить, что Центр исследований исламского мира при поддержке МРОМ "Инициатива" объявляет о проведении I Форума молодых исламских исследователей: «Социальные науки через призму Ислама» имени ибн Хальдуна.
Ключевой задачей Форума является создание площадки для формирования профессионального сообщества, которое ориентировано на развитие мусульманской общины. Поэтому мы приглашаем вас присоединиться к нашей конференции и выступить с докладом, посвященным вопросам исламской науки.
Желающие могут посетить наш форум, в качестве слушателей, а так же принять участие в дискуссии и найти единомышленников!
РЕГИСТРАЦИЯ
Крайний срок подачи заявок — 8 декабря 23:59.
По всем вопросам пишите:
@karimullah_kamaletdin
Бер вакыйга нигезендә тарих язып буламы? Әйтик, бер хатка нигезләнеп?
Совет фәне һәм аның варислары, позитивист фән: «Юк, һич тә булмый», – дип җавап бирер иде. Ул парадигмада тарихны күзаллар өчен масштаб кирәк, зур-зур эпик тикшеренүләр һәм дә илне, милләтне алга сөрердәй «стратегик» нәтиҗәләр. Шуңа күрә позитивист фән бертуктаусыз туплау белән мәшгуль: аның төп максаты — чыганакларны өйрәнү түгел, ә аларны бер җиргә җыеп, сәер бер горурлык белән «менә шушында безнең тарихыбыз» дип әйтү.
Бәлкем очратканыгыз да бардыр, еш кына мәкаләләрдә «Вводить (источник/документ/памятник) в научный оборот» гыйбарәсен кулланалар. Бу — шушы фән тармагының яраткан жанры. Һәм ул чир, бик тә йогышлы чир! Иптәшләр, без чирле! Эпикриз шундый: әлеге жанр тарихка бүтән әлләни ярдәм китерми булып чыкты. (Сүз яңа чыганаклар ачу турында түгел, ә аларны өйрәнеп карамыйча «менә, карагыз, алар бар» дигән фикергә кайтып калган мәкаләләр суктыру турында бара. Ягъни эш эшләнгән, ләкин мәгънәви, эвристик яктан бик зәгыйфь булып чыккан).
Позитивист тарихка альтернативалар бармы соң? Бар. Һәм алар күп. Метод ягыннан карасак, шуларның берсе — микротарих. Микроскоп сүзеннән. Кечкенә генә бер вакыйга нигезендә дә зур тарих язып була. Масштабны кечерәйтсәк, безгә моңарчы күренмәгән күп нәрсәләр ачыла. Хәтта зур масштабта тарихчы игътибар итә алмаган мөһим детальләр дә өстәлә. Микротарих классиклары булган Дж. Леви, К. Гинзбург, Н. Земон-Дэвис, Ю.Л. Бессмертный үз хезмәтләрендә моны исбатлый (алар турында аерым язарга кирәк булыр).
Шушында ук сорау туа: ә «введение в научный оборот» шул ук микротарих булмыймы соң? Бер чыганак, бер вакыйга... Гадәттә юк, булмый. Аны кейс-стади дип атап була. Кейс-стади бер әйбер, микротарих башка әйбер.
Кейс-стади белән микротарих арасындагы аерма методка бәйле. Кейс-стади очрагында без аерым бер вакыйганы мисал итеп кенә күрәбез. Зуррак процессларны дәлилли торган мисал. Үзеннән үзе генә булганда, аның кадере юк. Чөнки шушы мисалдан тыш меңләгән башка мисал бар. Шушы мисалларны без никадәр күбрәк тасвирласак, тарихны шулкадәр яхшырак аңларбыз, дигән мантыйк хөкем итә бу тәгълиматта.
Ә микротарихта исә бер вакыйга — мисал гына түгел. Ул линза. Аның аша карасак, без процессларның корылышын, җәмгыять яшәешенең механизмнарын олайтылган хәлдә күрәбез. Хатны кем язган? кемгә дип язылган ул? нәрсәләр турында, ничек язылган? хатның эчтәлегеннән чыгып, иҗтимагый нормалар турында нәрсә әйтә алабыз? ни өчен хат башкача язылмаган? башкача языла алганмы ул? ничек ул бүгенгә кадәр сакланган? ни өчен без аны өйрәнергә булдык? — болар микротарих сораулары. Кейс стадида без сорауны башкача куяр идек (алар әдәбият дәреслекләрендә булган сорауларны хәтерләтә): авторның борчулары иҗтимагый процесслар белән никадәр аваздаш? хатта милли хисләр нинди чагылыш таба? татарлар җиңүгә нинди өлеш керткән? хатын-кызлар хәрәкәтендә татарлардан кем катнашкан? Күргәнебезчә, кейс-стади сораулары алдан ук билгеләнгән җавапларга илтә. Алар безгә тарихи процессларны аңларга ярдәм итми, ә аларның бар һәм бай булуын гына исбатлый сыман. Мондый тарих, чынлап та, бик скучный.
Сезгә киләсе кейс-стади сорауларын микротарих соравына әйләндереп карарга тәкъдим итәм (вакыйгалар сайлаганда үзегезне ирекле хис итегез, барлык тәкъдимнәргә дә шатбыз @mektupler_bot):
— Татар галимнәренең дин ислам гыйлемнәренә керткән өлеше
— Азнакай (йә башка) **районы мисалында Совет чорындагы динсезлек сәясәте
— Фәүзия Бәйрәмова иҗатында милли күтәрелеш чагылышы**
Бүген ашта кызыклы гына бер вакыйганы бәян иттеләр.
*СССР, 70 нче еллар.
Игълан: «Бакчачылар фәлән көнне фәлән сәгатьтә алмагачлар үстерү турында тыңларга клубка чакырыла».
Бакчачылар кызыксынып клубка җыела. Ә клубта алмагачлар турында бер сүз дә әйтелми. Клубта мулла хаҗга ничек барып кайтканын сөйли.
Бакчачылар аптырый, ләкин берсе дә кайтып китми, ахырга кадәр гаҗәпсенеп тыңлап утыра.*
Әгәр тарихчы, мәсәлән, архивта, йә музейда, йә газетада сакланып калган игъланга гына игътибар итсә, ул беркайчан да хакка төшенә алмас иде. Чөнки совет архивлары дингә карата бик киеренке мөнәсәбәттә. Шуңа тарихчыга телдән сөйләнгән хатирәләр ярдәмгә килә. Дөрес, алар 100% чынбарлыкка туры килмәскә дә мөмкин, ләкин эш бит башкада. Ул хатирәләр (oral histories) бүгенге көндә яңгыраш таба икән, димәк, кешеләрдә үткәндәге вакыйгаларга үзгә караш(лар) һәм аларны көчәйтергә/таратырга ихтыяҗ бар. Болар архив монополиясен зәгыйфьләндерә һәм тарихны яңача, тагын да яхшырак, тагын да җентекләбрәк күрергә мөмкинлек ача.
Кемдер өчен югарыда бәян ителгән вакыйга — исламның сакланып калуы турында (гәрчә монда да арттыруларга чуммаска кирәк), башкалар исә аны совет режимына каршылык күрсәтү дип күрер (тик бакчачылар җыелышында нинди каршылык булсын инде?), өченчеләр татарның милли горурлыгына басым ясар (бу киң таралган тар карашны шартлы рәвештә «урыс кыса» дип атарга буладыр). Вакыйга бер – тарих төрле.
Татар әдәбиятының Европа каноны буенча формалашуы үзеннән үзе начар әйбер түгел. «Әдәбият» урынына «литература» килүенә каршы сүз әйтеп буламыни? Миңа калса, юк. Ягъни жанрлар, формалар алмашынуы бик табигый нәрсә. Бүгенге «литература» — татар модернистлары белән берлектә востоковедлар төзегән сәнгать төре.
Романнар, повестьлар, яңа шигырьләр туа — оста язылганнарын да, тузга язмаганнарын да бик теләп укыйлар.
Әйтик, Африкада хауса халкының колониализм чорына кадәр романнары булмаган. Берзаман колониаль акторлар роман бәйгесен игълан итә — һәм шалт! — Европа укучысына гадәти булган жанр барлыкка килә. Хауса халкы романнарны яратып укый башлый.
Бүген без әдәбиятка литература күзлегеннән карыйбыз. Ә чынлыкта исә XIX йөзгә кадәр булган «әдәбият»ның без белгән «литература» белән бик аз охшашлыклары бар. Шуңа да карамастан, бүген «әдәбият» модернистик күзлектән өйрәнелә. XIX—XX йөз өчен бу метод күпмедер дәрәҗәдә (тулысынча түгел!) уңай булса да, моңарчы язылган әсәрләр бернинди литература калыпларына да сыймый.
Әдәбиятта перформатив өлеш, әсәрне башкалар алдында башкару зур әһәмияткә ия булган. Ә шигърияттә исә уртак метафоралар, эталон чагыштырулар кулланылган. Автор аларны яңача тезеп, кинаяләр, сылтамалар аркылы яңа бер әсәр тудыра алган. Бер карасак, бу эшне җиңеләйтә. Тик шушы беренче карашка алданырга кирәкми. Оста шагыйрь буласыгыз килсә, хатт сәнгатендә кебек үк, бик күп көч түгәргә, бөтен нечкәлекләрне өйрәнер өчен, үз-үзеңдә укуга, эшкә, хезмәткә әдәп булдырырга кирәк булган. Шуннан әдәбият.
Без «Кыйссаи Йосыф»ны аңлый алабызмы? Юк. Чөнки ул әсәрнең үзенчәлекләрен аңлар өчен, безгә Коръәни сюжетны гына белү җитми, ә шушы аландагы башка шагыйрьләрнең әсәрләрен белергә, әдәбиятның четерекле әдәпләрен, коралларын, башкарылу кагыйдәләрен белергә кирәк. Литературада беренче таләпне ничек тә булса үтәү мөмкин (күбрәк уку нәтиҗәсендә, мәсәлән), ләкин икенчесенең серләренә төшенү өчен мәктәп-вуз белеме генә җитәрлек түгел.
Бүген без ул әдәбиятны тиешенчә аңлый алмыйбыз. Бернинди менталитет та, китаплылык та, татарлык та, төркилек тә моңа ярдәм итә алмый. Без әдәбиятны литература дип кенә беләбез. Без анда нәрсә булганнарын модернистик карашлар аша гына күзаллый алабыз. Халкыбызның үткәне — ул чит ил, ят бер дөнья.
Telegram
Юк-бар
Мы редко говорим за литературу. Она давалась мне чуть сложнее языка, ибо я не фанат фикшна. В любом случае, ниже некоторые остатки знаний с курсов по литературоведению двадцатилетней давности. Итак, сегодня разбираем на какие течения делят более-менее современную…
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 2 weeks, 6 days ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 4 days, 3 hours ago