По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 1 month, 2 weeks ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 1 month ago
КОТЛЫЙБЫЗ!
Инглиз теленнән район олимпиадасы җиңүчеләре!
🇬🇧4 класс:
Җиңүче: Латыйпова Ясминә.
Призер: Бакирова Айзилә (укытучылары Ганиева Фәйрүзә Филарис кызы).
🇬🇧5-6 класслар:
Призерлар:
Шайхайдарова Аделя,
Ахмадгалиев Аяз (укытучылары Темел Румия Данис кызы),
Вәлиев Юныс,
Мугътазирова Фәридә (укытучылары Гыймранова Сания Мөдәрис кызы),
Гафуров Тимур,
Исламова Динара (укытучылары Ганиева Фәйрүзә Филарис кызы),
Минниханова Л. (Мусина Рузилә Айдар кызы).
🇬🇧7-8 класслар:
Призерлар:
Салахова Валерия,
Шакурова Диляра (Темел Р.Д.),
Галиев Самир,
Исламова Камила,
Гильметдинова Тансылу (Гыймранова С.М).
🇬🇧 9 класс:
Җиңүче:
Харисова Гузәл.
Призерлар: Закирова (Ганиева Ф.Ф).
🇬🇧10 класс:
Шакирова Лиана - призер.
🇬🇧11класс: Мухаметдинова,
Ибрагимова - призерлар(Ганиева Ф.Ф).
#ГимназияАктаныш
"Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" шәҗәрәләр фестиваленең муниципальный этабы 12 ноябрь көнне “Яшьлек” үзәгендә узды.
Актанышның үрнәк нәселләре арасында Закировлар данын гимназиябездә озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе булып эшләүче Алсу Илгиз кызы Гафурова гаиләсе яклады.
Закировлар гаиләсенең 7 буынының шәҗәрәсен төзеп, һәр кешенең нинди кәсеп белән шөгыльләнгәнен һәм язмышын театраль тамаша аша фестивальдә яктырган Алсу Илгиз кызы тамашачыны да, жюрине дә шаккаттырды. Еллар аша үткәнгә кайтып, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз белән танышты һәркем. Горурландылар да, тетрәнделәр дә, сөенечле мизгелләр дә кичерделәр.
Мактаулы 2 урынга ия булдылар алар! Алсу Илгиз кызын, тормыш иптәше Роберт Рәис улын, балаларны әлеге сөенечле вакыйга уңаеннан ихластан тәбрик итәбез.
Закировлар, буыннар чылбырын саклап, бүгенге көндә дә матур дәвам – ныклы нәсел булып, районда үрнәк гаилә булып яшиләр.
Шәҗәрәләр фестивале хакында, алган тәэсирләре, хис-кичерешләре турында Алсу Илгиз кызы белән дә сөйләшеп алдык.
-Әле һаман алган тәэсирләрем, хис-кичерешләр белән, сөенечле халәттә йөрим. Әйләнә-тирәмдә минем өчен сөенә торган, һәр башлаган эшемдә ярдәмләшә, терәк була торган танышларым, дусларым, якыннарым булуына тагын бер кат инандым. Әлеге фестивальгә дә бердәм, бер гаилә кебек әзерләндек. Директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев, хореограф Миләүшә Робсон кызы Солтанова, сценарий язганда киңәшләре белән ярдәм итүче Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова, районның алдынгы карашлы режиссеры Илиза Вагыйз кызы Мухаметова, кием тектерүдә, фестивальгә әзерләнүнең һәр этабында янымда булып, ярдәмләшеп йөрүче коллективка, хезмәттәшләремә, гаиләмә нык рәхмәтлемен. Алар миңа көч бирүчеләр, илһамландырып яшәтүчеләр дә, эшләтүчеләр дә. “Тарихта без эзлебез” бәйгесендә катнашу тагын да эзләнергә этәрде, уйландырды. Буыннар чылбырын барлап, нәсел шәҗәрәсен тулыландыруны дәвам итәчәкмен киләчәктә дә, - дип фикерләре белән уртаклашты Алсу Илгиз кызы.
#ГимназияАктаныш
КОТЛЫЙБЫЗ!
Математикадан халыкара олимпиадада катнашып, гимназиябезнең 5 сыйныф укучылары
Миниханова Лия, Закирова Алмазия, Имамова Румия - укытучылары Резеда Тимергази кызы Маликова, 6 сыйныф укучысы Әбүдаров Гадел - укытучысы Рәмилә Әдип кызы Хаҗиева - призер булдылар!
#ГимназияАктаныш
Агымдагы елның 8-10 ноябрь көннәрендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак. Быел ул тугызынчы тапкыр оештырыла.
Беренче тапкыр «Татарча диктант» акциясе 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы, креатив татар активистлары инициативасы белән башланды.
Бүгенге көндә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе.
Акциянең оештыручылары: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.
С 8 по 10 ноября в 9 раз пройдет Всемирная акция по проверке грамотности на татарском языке «Татарча диктант»
Акция направлена на объединение любителей татарского языка, повышение интереса к грамотному письму и знанию литературного татарского языка. Принять участие в диктанте может каждый.
8-10 ноября на телеканалах ТНВ Татарстан и ТНВ Планета в 10:00 состоится эфир с чтением диктанта с участием артистов, общественных деятелей и других известных личностей. Эфир проведет Гульназ Сафарова в Национальной библиотеке РТ.
Организаторы: Всемирный форум татарской молодежи, Всемирный конгресс татар, Министерство по делам молодежи РТ, Казанский федеральный университет, Национальный музей РТ, Музей истории татарской литературы и мемориальная квартира Шарифа Камала (Дом татарской книги), телерадиокомпания «Новый Век».
Более подробную информацию о регистрации на участие, организации точки для написания и онлайн-диктанте можно найти на сайте https://diktant.tatar/ .
#ГимназияАктаныш
5А сыйныф укучылары каникулда да үзара аралашып, бик күңелле ял итәләр!
"Яшьлек" үзәгендә кызыклы мультфильм карап, кафеда да булды алар.
#ГимназияАктаныш
Гимназиябездә
I чирек йомгаклары буенча педагогик киңәшмә узды.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева
математика укытучысы Вәлиева Земфия Гыйльфан кызына һәм химия укытучысы Гарипова Рузилә Илдар кызына,
чыгарылыш укучыларын югары дәрәҗәдә дәүләт имтиханнарына әзерләгәннәре өчен,
Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институтының рәхмәт хатларын тапшырды.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова гимназиябездә алып барылган укыту-тәрбия, I чирек нәтиҗәләренә, укытучыларның куелган хезмәтенә нәтиҗә ясап, фикер-тәкъдимнәрен белдерде.
Киңәшмәдә директорның укыту эшләре буенча урынбасары Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова – өлгереш сыйфаты, методик-инновацион эшчәнлек буенча урынбасар Юлия Валентиновна Әмирҗанова олимпиада хәрәкәте, методик һәм инновацион эшчәнлек белән таныштырды.
Белем бирү барышында сферум, онлайн платформаларда укучылар белән актив һәм индивидуаль эшләү, яңа алымнарны кулланганда грантларда актив катнашу буенча да эшлекле сөйләшү барды.
#ГимназияАктаныш
Скоро в школу?
?Первый учебный день в этом году выпадает на 2 сентября.
А каникулы в новом учебном году пройдут в следующие даты ??
☔️1 ноября- 6 ноября
‼️В этом году есть небольшое изменение по датам лишь осенних каникул в школах Казани, которые пройдут с 21 по 28 октября.
? 30 декабря – 8 января
?️22 марта – 31 марта
☀️ Летние каникулы начнутся с 27 мая.
☝? Итоговые оценки будут выставлены до конца мая.
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 1 month, 2 weeks ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 1 month ago