قناة احمد علي على تيليجرام ( شروحات تقنية ، تطبيقات ، أفلام ومسلسلات ، خلفيات ، و المزيد )
Last updated 1 year, 3 months ago
يرمز تيليجرام إلى الحريّة والخصوصيّة ويحوي العديد من المزايا سهلة الاستخدام.
Last updated 1 year, 4 months ago
- بوت الإعلانات: ? @FEFBOT -
- هناك طرق يجب ان تسلكها بمفردك لا اصدقاء، لا عائلة، ولا حتى شريك، فقط انت.
My Tragedy Lies With Those Things That Happen in One Second And Remain
- @NNEEN // ?: للأعلانات المدفوعة -
Last updated 1 year, 5 months ago
١٦٠ - عن عائشة قالت: ما أظنُّ فلاناً وفلاناً يَعْرِفانِ من دِينِنا [الذي نحن عليه] شيئاً. زاد ابن عفير: قال الليث: كانا رجلين منافقين. وزاد يحيى في أوله: دخل عليَّ النبي صلى الله عليه وسلم يوماً، وقال: «ما أظنُّ فلاناً وفلاناً يَعْرِفانِ من دِينِنا [الذي نحن عليه] شيئاً». («الصحيحة» ٣٠٧٧).
160 — Гаишә болай дип әйткән: «Мин фәлән һәм фәлән кешене [без инанган төсле] безнең динебездән нәрсә дә булса беләләрдер дип уйламыйм». Һәм ибне Гуфәйр өстәп: «Әл-Ләйс: "Бу ике ир кеше монафыйкъ булганнар дип әйтә иде», – дип сөйләгән. [Хәдисне тапшыручыларның берсе булган] Яхъя өстәп болай дигән: «Бервакыт Пәйгамбәребез ﷺ минем яныма керде һәм: "Мин шул ике кешене безнең динебездән нидер беләләрдер дип уйламыйм", – дип әйтте» («әс-Сахихә», 3077).
١٥٩ - عن أبي هريرة قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «ما استكبر من أكل معه خادمه وركب الحمار بالأسواق واعتقل الشاة فحلبها». («الصحيحة» ٢٢١٨).
159 — Әбү һөрәйра болай дигән: «Пәйгамбәребез ﷺ: "Хезмәтчесенә үзе белән бергә утырып ашарга рөхсәт иткән, ишәккә атланып базарларда йөргән, сарыгын бәйләп куеп аны сауган кеше тәкәббер булмый", – дип әйтте». («әс-Сахихә», 2218).
١٥٨ - عن أبي الأعور عن رسول الله صلى الله عليه وسلم قال: «ما أخافُ على أُمّتِي إلا ثلاثاً: شُحٌّ مُطاعٌ، وهوىً متَّبعٌ، وإمامُ ضلالٍ». («الصحيحة» ٣٢٣٧).
158 — Әбү әл-Әгүрадан хәбәр ителгәнчә, Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән:
«Үз өммәтем өчен шушы өч нәрсәдән кала бернидән дә шуның кадәр курыкмыйм: аңа буйсына торган саранлык, аның артыннан иярә торган һәвәслек һәм адашуга чакыручы имам". («әс-Сахихә», 3237).
١٥٧ - عن أنس: أن النبي صلى الله عليه وسلم رأى نخامة في قبلة المسجد، فغضب حتى احمر وجهه، فجاءته امرأة من الأنصار فحكتها، وجعلت مكانها خلوقاً، فقال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «ما أحسن هذا!» («الصحيحة» ٣٠٥٠).
157 — Әнәстән хәбәр ителгәнчә, [бервакыт] Пәйгамбәребез ﷺ мәчеттә берәүнең кыйбла юнәлешендә төкереп киткәнен [ягъни төкерек] күрә. Моны күргәч аның ﷺ бик каты ачуы чыга, хәтта шул ачудан бите кызара. Шуннан соң ансарлардан булган бер хатын килеп бу төкерекне сөртеп ала [ягъни бу урынны чистарта] һәм шул урынга ислемай сылый. Бу хәлне күреп Пәйгамбәребез ﷺ : «Нинди яхшы гамәл бу!» –дип әйтә». («әс-Сахихә», 3050).
١٥٦ - عن أنس بن مالك قال: جاء شيخ يريد النبي صلى الله عليه وسلم، فأبطأ القوم عنه أن يوسعوا له، فقال النبي صلى الله عليه وسلم: «ليس منا من لم يرحم صغيرنا ويوقر كبيرنا». («الصحيحة» ٢١٩٦).
156 — Әнәс бине Мәликтән болай дип хәбәр ителә: «Бервакыт Пәйгамбәребез ﷺ янына өлкән яшьтәге берәү килде һәм кешеләр аңа урын бирергә ашыкмадылар. Пәйгамбәребез ﷺ моны күргәч: «Безнең балаларга рәхим-шәфкать күрсәтмәгән һәм безнең олыларны ихтирам итмәгән кеше бездән түгел», – дип әйтте. («әс-Сахихә», 2196).
١٥٥ - عن أبي هريرة قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «ليس شيء أطيع الله فيه أعجل ثوابا من صلة الرحم وليس شيء أعجل عقابا من البغي وقطيعة الرحم واليمين الفاجرة تدع الديار بلاقع». («الصحيحة» ٩٧٨).
155 — Әбү һөрәйра болай дип сөйләгән: «Аллаһ Илчесе ﷺ : «Туганлык җепләрен ныгыткан өчен, Аллаһ тарафыннан бик тиз итеп әҗер бирелә торган берни дә юк. Һәм үз җәзасы белән, гаделсезлек һәм туганлык җепләрен өзүгә караганда да тизрәк берни дә юк. Яман ант китерү авылларны буш итә», – дигән». («әс-Сахихә», 978).
١٥٤ - عن أنس بن مالك مرفوعا: «ليس بمؤمن من لا يأمن جاره غوائله». («الصحيحة» ٢١٨١).
154 — Әнәс бине Мәликтән хәбәр ителгәнчә, [Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән]: «Күршесе аның явызлыгыннан иминлек тоймаган кеше мөэмин булып саналмый». («әс-Сахихә», 2181).
١٥٣ - عن أبو سعيد الخدري: أن رسول الله صلى الله عليه وسلم قام فصلى صلاة الصبح وهو خلفه، فقرأ، فالتبست عليه القراءة، فلما فرغ من صلاته قال: «لو رأيتُموني وإبليس فأهويتُ بيدي، فما زلتُ أخنقُه حتى وجدتُ بردَ لُعابِه بين إصبعيَّ هاتين: الإبهام والتي تليها، ولولا دعوةُ أخي سُليمان؛ لأصبح مربوطاً بساريةٍ من سواري المسجد، يتلاعبُ به صبيانُ المدينة، فمن استطاع منكم أن لا يحُول بينَه وبينَ القبلة أحدٌ؛ فليفعل». («الصحيحة» ٣٢٥١).
153 — Әбү Сәгыйд әл-Худридан хәбәр ителгәнчә, көннәрдән беркөнне Аллаһ Илчесе ﷺ иртәнге намазны укырга тора, ә ул аның артыннан укыган була һәм [Пәйгамбәребез ﷺ] Коръән укыган вакытта ялгышып китә. Намазын укып бетергәч бола ди: “Минем каршымда Иблиснең пәйда булганын күрсәгез иде. Мин аны эләктереп алдым һәм шушы ике бармак арасында селәгәенең салкынлыгын тойганчыга кадәр аны бууны дәвам иттем. Әгәр мин кардәшем Сөләйманның догасын исемә төшермәгән булсам, бу шайтан мәчет баганаларының берсенә бәйләп куелыр һәм аның белән Мәдинә балалары уйнар иде. Шуңа күрә, кем үзе һәм кыйбласы арасыннан беркем дә узмаслык итә ала, менә шулай эшләсен”». («әс-Сахихә», 3251).
١٥٢ - عن عبد الله ابن مسعود قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «لو أن رجلين دخلا في الإسلام فاهتجرا؛ لكان أحدهما خارجاً من الإسلام حتى يرجع. يعني: الظالم». («الصحيحة» ٣٢٩٤).
152 — Габдуллаһ бине Мәсгүд болай дип сөйләгән: «Аллаһның Илчесе ﷺ болай диде: "Әгәр ике кеше бер-берсенә бойкот игълан иткән хәлдә Ислам динен кабул итәләр икән, шуларның берсе [ягъни кардәшенә гаделсез рәвештә бойкот белдергәне], шушы гөнаһыннан кире кайтканчыга кадәр, Исламның тышында булачак”». («әс-Сахихә», 3294).
١١٨ - عن أبي هريرة عن رسول الله صلى الله عليه وسلم قال: «سأل موسى ربَّه عن ستِّ خصال؛ كان يظن أنَّها له خالصة، والسابعة لمْ يكن موسى يحبُّها: 1 - قال: يا ربِّ! أي عبادك أتقى؟ قال: الذي يذكر ولا ينسى. 2- قال: فأيُّ عبادك أهدى؟ قال: الذي يتبع الهدى. 3- قال: فأيُّ عبادك أحكم؛ قال: الذي يحكم للناس كما يحكم لنفسه. 4- قال: فأيُّ عبادك أعلم؟ قال: الذي لا يشْبعُ من العلم؛ يجمع علم الناس إلى علمه. 5- قال: فأيُّ عبادك أعزُّ؟ قال: الذي إذا قدر غفر. 6- قال: فأيُّ عبادك أغنى؟ قال: الذي يرضَى بما يُؤتى. 7- قال: فأيُّ عبادك أفقر؟ قال: صاحبٌ منقوصٌ. قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: ليس الغنى عن ظهر؛ إنّما الغنى غنى النفس، وإذا أراد الله بعبد خيْراً؛ جعل غناه في نفسه، وتقاه في قلبه، وإذا أراد الله بعبد شرّاً جعل فقره بين عينيه». («الصحيحة» ٣٣٥٠).
118 — Әбү Һөрәйрадан пәйгамбәребезнең ﷺ болай дип әйткән сүзләре хәбәр ителә: «Муса, бу сыйфатларга бары тик ул гына иядер дип уйлап, Раббыдан алты сыйфат турында сораган. Ә җиденче сыйфатны Муса сөймәгән. Ул болай дигән: «И, Раббым! Синең колларыңнан кайсысы иң тәкъвалысы?». Аллаһ: «Аллаһны зекер итүче һәм Аның хакында онытмаучы», – дигән. Муса: «Колларыңнан кайсысы туры юлдан баручы?», – дип сораган, Аллаһ: «Һидәятькә (Аллаһтан иңгән юлга) иярүче», – дип әйткән. Муса: «Колларыңнан кайсысы иң хикмәтлесе?», – дигән, Аллаһ: «Кешеләргә карата хөкем карарын үз-үзен хөкем иткән төсле чыгарган кеше», – дип җавап биргән. Муса: «Ә колларыңнан кайсысы иң гыйлемлесе (иң күп белүче)?», – дип сораган, Аллаһ: «Белемнәр белән туенмаган, кешеләрнең белемнәрен үз белеменә туплаган кеше», – дигән. Муса: «Ә колларыңнан кайсысы иң бөеге?», – дип сораган, Аллаһ: «Җәзаларга мөмкин һәм шул ук вакытта гафу итә алган кеше», – дигән. Муса: «Коллардан кайсысы иң бай?» – дигән, Аллаһ: «Бирелгәненә канәгать була белгәне», – дип әйткән. Шунда Муса: «Ә колларыңнан кайсысы иң хәерчесе?» – дип сораган, Аллаһ: «Бирелгәненә канәгать була белмәгәне», – дигән. Аллаһның илчесе ﷺ болай дип әйткән: «Бу дөньяның гүзәллекләренә ия булган кеше бай дип саналмый, чын байлык – ул җан байлыгы. Әгәр Аллаһ колына хәерлелек тели икән, Ул байлыкны аның җанына, ә тәкъвалыкны - йөрәгенә сала. Әгәр Аллаһ колына начарлык теләсә, Ул хәерчелекне аның күз алдына урнаштыра». («әс-Сахиха», 3350).
قناة احمد علي على تيليجرام ( شروحات تقنية ، تطبيقات ، أفلام ومسلسلات ، خلفيات ، و المزيد )
Last updated 1 year, 3 months ago
يرمز تيليجرام إلى الحريّة والخصوصيّة ويحوي العديد من المزايا سهلة الاستخدام.
Last updated 1 year, 4 months ago
- بوت الإعلانات: ? @FEFBOT -
- هناك طرق يجب ان تسلكها بمفردك لا اصدقاء، لا عائلة، ولا حتى شريك، فقط انت.
My Tragedy Lies With Those Things That Happen in One Second And Remain
- @NNEEN // ?: للأعلانات المدفوعة -
Last updated 1 year, 5 months ago