По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 1 month, 2 weeks ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 1 month ago
Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин провожает первых паломников в Хадж.
СӨЙЛӘМ ӘДӘБЕ
#ӘХЛАК
Дәвамы??
6️⃣ Сөйләм билгеле вакытта тәмамланырга тиеш.
Сөйләм әдәбе үз эченә шулай ук сөйләм вакытын да ала. Сөйләм бик кыска булса, сөйләүчене аңлап бетермәсләр, сөйләшүнең төп мәгънәсе дә югалырга мөмкин. Сөйләм бик озын булса да, аның кызыгы югала: тыңлаучыларны ул ялыктырырга мөмкин, алар бу очракта сөйләшүнең ләззәтен тоймаслар. Аллаһы Тәгаләнең Илчесе һәр эшнең чиген белеп эшләгән.
Ибне Мәсгүд исемле сәхәбә пәнҗешәмбе көннәрендә дәресләр бирә торган булган. Бер кеше аңардан һәркөнне дәресләр алып баруын сорагач, Ибне Мәсгүд: «Минем сезне ялыктырасым килми. Мин нәкъ Мөхәммәд (с.г.в.) кебек эшләргә тырышам», − дип җавап бирә.
Сөйләмне шигырьләр, гыйбрәтле мәкальләр белән тулыландыру хәерле. Гали ибне Әбү Талиб: «Йөрәк тә кешенең тәне кебек арый, шуңа күрә йөрәгегезне кызыклы сөйләм һәм мәкальләр белән ял иттерегез», − диде.
7️⃣ Сөйләүчене игътибар белән тыңларга кирәк.
Аллаһның Илчесе сөйләгән вакытта, сәхабәләр аны, башларына кош утыргандай, селкенмичә тыңлаганнар. Мөхәммәд (с.г.в.) үзе дә кешене игътибар белән, сөйләүче кешегә йөзе белән борылып утырып, якынрак килеп тыңлаган һәм сөйләүче сүзен тәмамламыйча, яныннан китмәгән.
8️⃣ Сөйләүче тыңлаучылар ягына борылып сөйләргә тиеш.
Сөйләүченең барлык тыңлаучыларга карап, һәр кеше аның бер үзенә генә сөйли дип уйларлык итеп сүз алып баруы әдәплелек булып санала. «Мөхәммәд, үзе сөйләгәндә, барысына да карады. Үзенә якынайту максаты белән, арадан иң начарларына да карый иде» − дип әйткән Гомәр ибне Әлгәс.
9️⃣ Кешеләр белән сөйләшкәндә, шаян сүзләр дә кулланырга ярый.
Бу − сөйләм кызыклы булсын һәм сүзләр ялыктырмасын өчен кирәк. «Минем ирем Әбү Дәрдә, сөйләгәндә, һәрвакыт елмая иде. Бервакыт мин аннан: «Гел елмаеп торсаң, кешеләр сине юләр дип уйламаслармы соң?» − дип сорадым. Ул исә: «Мөхәммәднең елмаймыйча сөйләшкәнен бер тапкыр да күргәнем булмады. Мин Аллаһы Тәгаләнең Илчесе елмаеп сөйләшкәнгә шулай сөйлим», − диде», − дип әйткән Өме Дәрдә.
По рекламе / сотрудничеству:
[email protected]
@exs_ad/ t.me/ExSCompany
Last updated 1 month, 2 weeks ago
📩 [email protected] +7 (919) 779-11-98 Кирилл Сёмин
Мой Rutube-канал:
https://rutube.ru/channel/31539567/
Last updated 1 month ago